Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Вәлиуллина Зөлфия Ләбиб кызыны котлыйбыз!

14 января 2022, 08:58

257

0

0

Вәлиуллина Зөлфия Ләбиб  кызыны котлыйбыз!

Һәрбер чорның үз матурлыгы, үз яме, үз тәме бар. Кеше дә яшәгән саен зирәгәеп, тәҗрибә туплап, төркемдәш дустыбыз Вәлиуллина Зөлфия Ләбиб  кызы сыман тормышчан, сабыр  җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер булган олы кешегә әверелә.

Хезмәт юлын Зур Сәрдек урта мәктәбендә башлап, Аш-Буҗи башлангыч  мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия биреп, хәзер лаеклы ялга чыгып, Аш-Буҗи авылында яшәүче дустыбыз Зөлфия Ләбиб кызы 18  гыйнварда 55 яшьлек юбилеен каршы ала.

Мөгаллимлек һөнәреңне намус белән башкардың, тырыш, гадел булып, укучыларың, ата-аналар арасында зур ихтирам яуладың. Киләчәктә сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, куанычлы көннәр, хәерле озын гомер телибез. Олуг юбилеең мөбарәк, ризык тулы өстәлең түгәрәк, тормыш юлың сикәлтәсез,  куанычлы булсын. Кылган игелекле гамәлләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын. Гел шулай гаилә кыйммәтләрен саклап яшәүче уңган әни һәм килен, туганнарыңның таянычы булып, тормыш иптәшең Илгиз белән тигезлектә, улыгызның игелеген һәм ихтирамын, укыткан укучыларыңның рәхмәтле карашларын тоеп, иман байлыгы белән  яшәргә дә насыйп булсын.

Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Тирән хөрмәт белән Арча педагогия училищесының 1986 елгы чыгарылыш “Д” төркеме.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk