Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Вәлиев Әхәт Хәким улының 95 яшьлек юбилее!

19 марта 2021, 13:39

334

0

0

Зур Сәрдек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, кадерле әтиебез, бабаебыз Вәлиев Әхәт Хәким улының 18 мартта 95 яшьлек юбилее булып узды.

Олы йөрәкле, ачык йөзле, киң күңелле әтиебез! Сиңа исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер телибез. Якты дөньяның рәхәтен, балаларыңның һәм онык-оныкчыкларыңның игелеген күреп, безне сөендереп, бергә-бергә яшәргә насыйп булсын.

Сөенешеп кайтып киләбез без,
Әткәй, тагын синең яныңа.
Чәчебезгә чал керсә дә, әле
Сыенасы килә куеныңа.
Кабатлансын ел да синең бәйрәм,
Яз кояшы гомер өстәсен.
Ходай безне туган йортыбызда
Сине күрү бәхетеннән өзмәсен.

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk