Вахит авылында яшәүче Гобәйдуллин Таһир Миннегали улының 24 июльдә 55 яшьлек юбилее
Вахит авылында яшәүче Гобәйдуллин Таһир Миннегали улының 24 июльдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Ихлас күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын. Син – безнең тормышыбызның тоткасы, безнең терәгебез. Тормышыбызга тагын да ямь өстәп, авырмый, мул тормышта, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын. Без сине бик яратабыз, синең белән горурланабыз!
Котлап сине туган көнең белән
Ниләр теләсәк тә, аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән
Гөрләп яшә матур җәй сыман.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың, әниең һәм туганнарың.
Нет комментариев