Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тукеева Флюра Барый кызының 75 яшьлек юбилее!

11 августа 2020, 11:03

379

0

0


Югары Чура авылында яшәүче кадерле әниебез Тукеева Флюра Барый кызының 11 августта туган көне – 75 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Йөрәктәге иң җылы хисләр, җир йөзендәге иң матур теләкләр аша сине чын күңелебездән туган көнең белән тәбрик итәбез. Алдагы көннәрең кайгы-хәсрәтсез, күңел тынычлыгы, шатлык белән үтсен. Сиңа саулык-сәламәтлек, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, озын гомер кичерүеңне телибез. Безнең өчен үткәргән йокысыз төннәрең, акыллы киңәшләрең, изге уй-фикерләрең, йөрәк җылың өчен зур рәхмәт сиңа.

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Мәрхәмәтле, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
Чын күңелдән булган теләкләрне
Кабул итче туган көнеңдә.
Саулык, бәхет, уңыш юлдаш булсын,
Кояш көлсен тормыш күгеңдә.

Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлап кызларың, оныкларың, киявең.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk