Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Туембаш авылында яшәүче Низамиев Мәгъсүм Хәйретдин улының юбилее!

12 октября 2018, 09:39

834

0

0

14 октябрьдә Туембаш авылында яшәүче кадерле әтиебез Низамиев Мәгъсүм Хәйретдин улының юбилее. Аңа 80 яшь тула.

Кадерле әтиебез! Сине олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Син – өебезнең нуры, тормышыбызның яме, безнең өчен яшәү шатлыгы. Сабырлыгың, хезмәт сөючәнлегең, кешелеклелегең белән үрнәк син. Алдагы көннәреңдә саулык-сәламәтлек, балалар шатлыгы, күңел тынычлыгы белән безгә, балаларыңа, олы ышаныч, киңәшче булып, тынычлыкта, муллыкта, яраткан әниебез белән тигез гомер кичерүеңне телибез.

Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның,
               изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
Кабатлансын ел да синең бәйрәм,
Һәр көн кояш гомер өстәсен.
Ходай бездән туган йортыбызда
Сине күрү бәхетен өзмәсен.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, киленнәрең-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk