Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тохбатов Минезаһид Зиннәт улының күркәм юбилее!

16 октября 2021, 08:50

570

0

0

Тохбатов Минезаһид Зиннәт улының күркәм юбилее!

Зур Сәрдек авылында яшәүче кадерле кешебез – әтиебез Тохбатов Минезаһид Зиннәт улының 16 октябрьдә күркәм юбилее.

Әтиебез күп еллар авыл хуҗалыгында хезмәт куеп, зур уңышларга ирешеп, хөрмәткә лаек булып, бүгенге тормышка куанып-шатланып яши. Без – уллары өчен максатчан, тырыш, шул ук вакытта таләпчән, үзенең файдалы киңәшләре белән ярдәм итүче, зур терәк ул.

Әти, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәрегездә хәерле гомерләр биреп, әни белән тигезлектә, тынычлыкта, без – балаларыңның игелеген, хөрмәтен күреп, сәламәтлектә яшәргә язсын.

Сиңа изге теләкләр теләп әниебез, киленнәрең, оныкларың, кода-кодагыйларың исеменнән улларың Ленар, Зөлфәт.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk