Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тимергалиев Наил Самат улының 70 яшьлек юбилее!

11 ноября 2022, 10:02

284

0

0

Күкшел авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле кешебез Тимергалиев Наил Самат улының 13 ноябрьдә 70 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән тәбрик итәбез. Аяз күк йөзедәй, корычтай нык сәламәтлек телибез. Кешеләргә ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер торучы, олы йөрәкле әтиебез! Син гомерең буе гаиләм, балаларым, туганнарым, дусларым дип яшисең. Без шундый матур, тату, тигез гаиләдә тәрбияләнүебез белән чиксез бәхетле, синең кебек әтиебез булу белән горурланабыз. Без сине бик-бик яратабыз.

Җир шарының ак бәхете өчен
Яратылган җәүһәр, алтын син.
Кешелекнең иң зур зиннәте син,
Яшәү мәгънәсе дә безнең син.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, әниебез Кадрия, балаларың, кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың һәм барлык туганнарың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев