Сәрдекбаш авылында яшәүче Фәйзуллин Рифхат Самат улының 65 яшьлек юбилее!
Сәрдекбаш авылында яшәүче газиз кешебез - кадерле әтиебез Фәйзуллин Рифхат Самат улының 9 июньдә гомер бәйрәме - 65 яшьлек күркәм юбилее.
Әти! Син - безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Ата-ана һәм туганлык кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әниебез белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер, тигезлек, ак бәхетләр телибез.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев