Әсән-Елга авылында яшәүче Миңзифа Нәфыйкованың 55 яшьлек юбилее!
Әсән-Елга авылында яшәүче сеңлебез Миңзифа Нәфыйкованың 21 сентябрьдә 55 яшьлек юбилее.
Миңзифа! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Бергә-бергә имин яшәргә.
Барлык туганнарың исеменнән Балтачта яшәүче апаң Фирдәвес гаиләсе.
Нет комментариев