Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сәләхов Ринат Шәмсетдин улының туган көне!

01 января 2022, 07:35

499

0

0

Байлангар авылында яшәүче кадерле кешебез Сәләхов Ринат Шәмсетдин улының 1 гыйнварда  туган көне – 70 яшьлек юбилее.

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Сау-сәламәт булып, әни белән тигезлектә, балалар-оныклар куанычын күреп, туганнарыңның хөрмәтен тоеп, алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез, хәерле озын гомер насыйп булсын сиңа. Йортыбызның нуры, яме булып, аның җылысын саклап, безне сөендереп, мең яшә.

Сокланырлык гомер юлы үттең,

Терәк булып безгә тормышта.

Безнең өчен янып яшәдең син

Һәм куандың һәрбер уңышка.

Ходай сиңа тыныч картлык бирсен,

Якыннарыңнан күр син игелек.

Хәләл көнең белән тормыш иттең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Флюра, улларың Раушат, Ришат, киленнәрең Айсинә, Ләйсән, оныкларың Рифат, Аяз, Ризван.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X