Сираҗиев Миндияр Низами улының 65 яшьлек юбилее!
Сазтамак авылында туып, шунда яшәүче әтиебез Сираҗиев Миндияр Низами улының 14 гыйнварда 65 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, туганнарыңның җылысын сизеп, киләчәктә әни белән бер-берегезнең җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, тигезлектә, шат күңелле булып, озак яшәргә насыйп итсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илсөяр, балаларың, оныкларың.
Нет комментариев