Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шәймәрданов Камил Мөэмин улының туган көне!

10 мая 2022, 09:00

511

0

0

Кукмарада яшәүче Шәймәрданов Камил Мөэмин улының 10 майда туган көне – юбилее.

Киң күңелле, олы җанлы абыебыз, чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез. Тормыш иптәшең белән бер-берегезгә терәк булып, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын.

Гади, сабыр, олы җанлы бит син,
Кылганнарың – бары изгелек.
Муллык белән үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Без – туганнар. Безне җаннар түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, хакын хаклап
Атлыйк бергә гомер үренә.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт!

Изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән сеңлең Зөлфирә.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk