Шәрипова Мәүлидә Мөэмин кызының гомер бәйрәме!
Янил авылында яшәүче кадерле, безнең өчен иң якын кешебез – хәләл җефетем, әниебез, әбиебез, кодагыебыз Шәрипова Мәүлидә Мөэмин кызының бүген гомер бәйрәме – туган көне, 60 яшьлек юбилее.
Сиңа һәрберебезнең җылы йөрәгеннән бөркелгән иң изге, иң матур теләкләр генә! Сиңа исәнлек-саулык, тән сихәтлеге, бергә тигезлектә, һәр туар ак таңга сөенеп, һәр үткән минутка куанып, тормыштан ямь табып, булганының куанычын күреп, озын-озак тормыш юлыннан таймый-абынмый гына якыннарың янында атларга язсын. Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп, сәламәтлек бирсен. Гомер дәфтәрең буенча күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, җәннәтләрдә булырга язсын.
Сине яратып тормыш иптәшең Альфред, Илшат-Альбина, Ләйсән-Рәис, оныкларың, туганнарың, кода-кодагыең.
Нет комментариев