Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шакирова Зоя Александровнаның олы бәйрәме!

24 января 2021, 08:12

306

0

0

Каенсар авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Шакирова Зоя Александровнаның 24 гыйнварда олы бәйрәме – 65 яшьлек юбилее.

Кадерлебез, сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар, күңел тынычлыгы телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай кушып, сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, әтиебез Рәхимулла белән бәхеттә, муллыкта, тигезлектә яшәргә насыйп итсен. Балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәхимулла, улың Зөлфәт, киленең Гөлнара, оныкларың Илзинә, Әмилә, барлык туганнарың исеменнән кызың Зөлфия.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk