Сазтамак авылында яшәүче Галимҗанова Нәзирә Фәтхинур кызының 60 яшьлек юбилее!
Сазтамак авылында яшәүче Галимҗанова Нәзирә Фәтхинур кызының 17 октябрьдә 60 яшьлек юбилее. Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз.
Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.
Сиңа бездән бер генә теләк – саулык, тән сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
60 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен
Олылыйбыз бүген сине без.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рамил, кызларың, улларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, туганнарың.
Нет комментариев