Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шәмсетдинова Сания Вагыйз кызының 60 яшьлек юбилее!

11 февраля 2023, 09:32

308

0

0

Кадерле әниебез Шәмсетдинова Сания Вагыйз кызының 11 февраль көнне гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Әниебез Казан педагогия институтын тәмамлап кайтуга, Туембаш авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә башлый. 1988 елдан Сәрдекбаш авылына күчерелеп, анда рус теле һәм әдәбияты укытуга алына. Әниебезнең һөнәренә никадәр тугры булуын белмәгән кеше юктыр. Аның 35 елдан артык укытучылык хезмәтен юкка гына Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләмидер. Ул моңа чиксез лаек. 

Әниебез хатын-кызга хас булган барлык сыйфатларны да үзенә сыйдырган. Аның йөзеннән нур бөркелә. Ул безне кешелекле, рәхмәтле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Гаиләбезнең җылы учагын саклап торучы, 30 елдан артык иңне-иңгә куеп яшәүче әтиебез белән безгә һәрчак үрнәк булучы ул.

Сөекле әниебез! Әти белән син – иң кадерле кешеләребез. Безне һәрчак шулай куандырып, кайткан саен тәмле сыең, назлы сүзләрең белән иркәләп, әтиебез белән озак еллар сау-сәламәт, күңел тынычлыгы белән, бәхет-шатлыкта, кайгы күрми гомер кичерүеңне телибез. Без сине бик яратабыз!

Иң изге теләкләр белән улларың Илгиз, Илнур, киленең Эльвина, оныгың Зифа һәм тормыш иптәшең Фәһим. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев