Саляхова Сөмбелә Нәфыйк кызының туган көне!
Кабатлансын ел да синең бәйрәм,
Һәр көн кояш гомер өстәсен.
Ходай бездән туган йортыбызда
Сине күрү бәхетен өзмәсен.
Мәңге-мәңге шулай тәрәзәдән
Балкып торсын иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әни белән туган йортыбыз.
Чынлап та шулай, әле бик күп еллар, туган йортыбызга килеп, безгә синең белән күрешеп, серләшеп, тәмле чәйләреңне эчеп йөрергә язсын. 12 апрель - безнең өчен бик истәлекле көн. Чөнки бу көнне әниебез, әбиебез, дәү әниебез Саляхова Сөмбелә Нәфыйк кызының туган көне - 80 яшьлек зур юбилее. Әни, сиңа сәламәтлек, гомернең озынын телибез, балаларның, оныкларыңның уңышларына сөенеп яшәргә язсын.
Балаларың, оныкларың, оныкчыкларың, килен-кияүләрең исеменнән кызың Гөлсәрия.
Нет комментариев