Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Садыйкова Рәсүлә Сәмигулла кызының 55 яшьлек күркәм юбилее!

10 июня 2022, 13:27

456

0

0

Күкшел авылында яшәүче кадерле әниебез Садыйкова Рәсүлә Сәмигулла кызының 55 яшьлек күркәм юбилее.

Әниебез! Сине шушы зур бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа бәхетнең иң зурысын, гомернең иң озынын, күңел тынычлыгы телибез. Әтиебез белән тигезлектә озак еллар яшәргә язсын.

Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Габделнур, улларың, киленнәрең, оныкларың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk