Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сабирова Фәния Гыйльмулла кызының – 70 яшьлек юбилее!

01 января 2023, 11:59

231

0

0

Адай авылында гомер итүче, яраткан тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Сабирова Фәния Гыйльмулла кызының 1 гыйнварда туган көне – 70 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Сине шушы матур бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Алдагы көннәрең кояшлы, гомерең озын, сәламәтлегең нык, бәхетләрең мул булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, балалар, оныклар бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм, ямь табып, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, әтиебез белән тыныч тормышта яшәргә язсын. Биргән яхшы тәрбияң, хәер-фатыйхаң, төпле киңәшләрең, тәмле ризыкларың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Гел шулай гаилә кыйммәтләрен саклап яшәүче әни, әби булып, тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын тоеп, иман байлыгы белән яшәргә насыйп булсын.
 

Туган көнең белән котлап
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле, туган йортыбызда
Көтеп торган әни барында.
Изгелекнең саф өлгесе булып,
Син торасың, әни, тормышта.
Әни диеп дәшәр кешең булгач
Рәхмәтле без шушы язмышка.
Син булганда, безнең тормыш матур,
Син бит – безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән әтиебез Мәүлетгәрәй, кызларың, киявең, оныкларың. Бу теләкләргә әниең Мәрьямбану, барлык туганнарың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев