Олыяз авылында гомер итүче Закирова Илһамия Вилдан кызының 85 яшьлек юбилее!
Олыяз авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Закирова Илһамия Вилдан кызының 6 июнь көнне 85 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, сине ихлас күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәреңдә балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп гомер кичерергә язсын Ходай.
Маңгаеңда сырлар – үткән еллар,
Борчуларың эзе – ак чәчең.
Балаларың, әни, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 85 яшең.
Иң изге теләкләр белән Илдар-Гөлзилә, Эльмира, Эльмир-Эльвина, Алинә, Аделия.
Нет комментариев