Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нурмиев Миннеәхмәт Сәмси улының  50 яшьлек юбилее!

16 сентября 2022, 08:22

310

0

0

Табигатьнең иң бай, күңелләргә - шатлык, амбарларга ашлык тулганда, Кукмарада яшәүче Нурмиев Миннеәхмәт Сәмси улының  20 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.

Аккан сулар кебек үтә гомер,
Миннеәхмәт тә инде илледә.
Чынлап та соң шулай микән инде,
Ышанасы килми инде дә.
Кайгы-сагышларны читкә куып,
Матур үтә көне хезмәттә.
Ачык йөзе, тыйнаклыгы белән
Лаеклы ул безнең хөрмәткә.
Көз аенда тугангадыр инде
Син үзең дә юмарт көз кебек.
Авырлыкка һич тә бирешмичә
Яшә әле, дускай, гел көлеп.
Еллар үтә, күңел унсигездә,
Һич үзгәртеп булмый йөрәкне.
Яшә әле, әйдә, йөзгә кадәр,
Син бит күпләр өчен кирәкле.
Шатлык, бәхет юлдаш булсын сиңа,
Еллар үтә диеп моңайма.
Сөбханалла әле карап торсаң,
Эшең барсын һәрчак уңайга.
Гомер бәйрәмең дә ямьле булсын,
Чын күңелдән безнең бу теләк.
Озын гомер, саулык, зур бәхетләр
Калабыз без сиңа бик теләп!

Сине тормыш бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлап тормыш иптәшең Сания һәм дә сине белгән, хөрмәт иткән дусларың.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk