Мусина Равилә Газиз кызының туган көне!
Балыклы авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Мусина Равилә Газиз кызының 14 майда туган көне.
Киң күңелле, олы җанлы апабыз! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле гомер телибез. Киләчәкнең якты, матур көннәрендә дә сиңа балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын һәм игелеген күреп яшәргә язсын.
Синең еллар - гомер китабы,
Һәрбер бите - язмыш язганы.
Үкенерлек түгел узганнары,
Имин булса иде калганы.
Иң изге теләкләр белән сеңлең Фәнзилә гаиләсе.
Нет комментариев