Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәрсетдинова Мөнирә Сәфәргали кызының 80 яшьлек олуг юбилее!

07 октября 2020, 12:38

449

0

0

Кадерле әниебез Мәрсетдинова Мөнирә Сәфәргали кызының 5 октябрьдә 80 яшьлек олуг юбилее булып узды.

Ул 1940 елда Түбән Казаклар авылында туа. Сугыштан соңгы авыр чорда кичке мәктәпне, Казан педагогика институтының химия-биология факультетын тәмамлап, укытучы һөнәрен үзләштерә.

Әниебез Чишмәбаш авылында гомер кичерде. Язмыш кушуы буенча кадерлебез үз һөнәре өлкәсендә эшли алмаса да, ул гади хезмәт белән яшәде. 4 кызга тормыш бүләк итеп, тәрбияләп үстерде, оныклар карауда зур ярдәм күрсәтте, балалар дип гомер кичерде.

Кадерлебез! Сиңа чын күңелдән тыныч, исәп-хәсрәтсез картлык, бәрәкәтле, хәерле озын гомер телибез.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Иң изге теләкләр белән кызларың Венера, Дамира, Альмира, Рамилә, 4 киявең, онык-оныкчыкларың, барлык туганнарың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk