Мостафина Фәридә Фәрит кызының 50 яшьлек юбилее!
Жилой Рудник авылында яшәүче якын кешебез Мостафина Фәридә Фәрит кызының бүген гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Беркайчан да әрнү-сагыш белмә, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
50 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә.
Күңелеңдә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә.
Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең,
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, кияү-киленең, оныкларың.
Нет комментариев