Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мөхәрләмов Вакыйф Нәкыйп улының туган көне!

13 мая 2022, 08:44

491

0

0

Мөхәрләмов Вакыйф Нәкыйп улының туган көне!

Янил авылында гомер кичерүче, Татарстанның атказанган агрономы исемен йөртүче безнең кадерлебез Мөхәрләмов Вакыйф Нәкыйп улын районда гына түгел, республикада да күпләр белә. 40 ел дәвамында басу-кырлардан кайтып кермәгән, Җир-анабыз белән бер сулышта булган әтиебезне, олылап, игенчелек аксакалы дип атыйлар. Бик таләпчән, ләкин гадел, һәр тармакта төпле белемле булуы белән ул хуҗалыгыбызның республикада алдынгылар сафына күтәрелүенә зур өлеш кертте. Кеше буларак та, белгеч буларак та зур хөрмәт казанды. Авыл хуҗалыгындагы аның юлын бүген ике улы: Илшат һәм Илфат дәвам итә. 

Бүген безнең кадерлебез үзенең күркәм юбилеен - 80 яшен каршы ала. Син таләпчән дә, кирәк вакытта йомшак та була белдең, ләкин һәрвакыт туры сүзле, кешелекле, ярдәмчел, үтә дә сабыр, олы җанлы, мәрхәмәтле син. Кадерле әтиебез, оныклары өчен ягымлы дәү әтиебез, бүгенге котлау сүзләре аша сиңа ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. 

Авырлыклар туса тормышта, 
Киңәш сорап сиңа киләбез.
Дөрес юлга бастырырдай сүзләр 
Әйткәнеңне алдан беләбез.
Әтиебез, безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Әни белән терәгебез булып 
Озак яшә безнең арада.

Киләчәктә дә әниебез Фәнзилә белән бер-берегезгә куаныч, терәк, йортыбызның нуры, яме булып, аның җылылыгын саклап, сәламәтлек белән озак еллар гомер кичерергә язсын иде. Өебез һәрчак шулай ямьле, ризыклы булып, гомер көзләрен шатлык-сөенечләр белән генә каршы алырга һәм үтәргә насыйп итсен иде. 

Сине яратып, хөрмәт итеп тормыш иптәшең Фәнзилә, балаларың Илшат-Гөлнара, Илфат-Энҗе, оныкларың Булат, Гүзәл, Алмаз, Әскәр, Әминә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk