Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Миннемуллина Рузалия Рәхимулла кызының күркәм бәйрәме!

03 ноября 2022, 14:36

278

0

0

Кадерле туганыбыз, сеңлебез, апабыз!

Зур Кукмара авылында туып-үскән, бүгенге көндә Кукмара шәһәрендә гомер итүче безнең кадерле кешебез Миннемуллина Рузалия Рәхимулла кызының 4 ноябрьдә күркәм бәйрәме – 55 яшьлек юбилее.

Кадерлебез, сине ихлас күңелдән 55 яшь тулган көнең белән котлыйбыз. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килеп сөендергәнсең, бүгенге көндә дә син сабыр, яхшы күңелле, ярдәмчел, туганчылыклы булганың өчен, без сине хөрмәт итәбез, яратабыз. Алдагы гомер юлыңда озын гомер, сәламәтлек, гаилә тигезлеге, күңел тынычлыгы телибез, һәр туасы көнеңә сөенеп, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, якыннарыңның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын.

55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә.
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың,
Кылган эшләре белән
Кабатлый әниләрен.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.

Иң изге теләкләр белән ВӘЛИУЛЛИНнар һәм ШӘЙХЕТДИНОВлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев