Миннехуҗина Сания Чирай кызының 3 ноябрьдә гомер бәйрәме – 90 яшьлек юбилее
Кукмарада яшәүче яраткан әниебез, әбиебез Миннехуҗина Сания Чирай кызының 3 ноябрьдә гомер бәйрәме – 90 яшьлек юбилее.
Газиз әниебез, сине ихлас йөрәктән туган көнең белән тәбрик итеп, йөрәк түрендәге иң матур, изге теләкләребезне җиткезәбез. Кайгы-хәсрәт күрми, балалар, оныклар бәхетенә куанып, безнең күңел җылыбызны тоеп яшәсәң иде. Биргән яхшы тәрбияң, хәер-фатыйхаң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әниебез.
Сикәлтәле булды тормыш юлың, әни,
Күп күрдең син ачы-төчесен.
Сыгылмадың авыр чакларыңда,
Рухи яктан бик тә көчле син.
Без рәхмәтле сиңа гомер буе,
Бурычлыбыз сиңа, әниебез.
Тыныч көннәр, шатлык-куанычлар
Һәм сәламәт тормыш телибез.
Зур хөрмәт белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.
Нет комментариев