Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Миннәхмәтова Минзәлифә Әхмәтьясәви кызына 80 яшь!

07 февраля 2023, 09:02

266

0

0

Түбән Өскебаш авылында гомер кичерүче газиз кешебез Миннәхмәтова Минзәлифә Әхмәтьясәви кызына 7 февраль көнне 80 яшь тула. 

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа хәерле озын гомер, олы куанычлар, ак бәхетләр, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Син – киң күңелле, олы йөрәкле, сабыр, гадел, хезмәт сөючән, үрнәк әни һәм әби, безнең ныклы терәгебез, киңәшчебез, таянычыбыз.

Аллаһ биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, балаларыңның, онык һәм оныкчыкларыңның игелеген күреп, игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәргә язсын. Без сине бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез!

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың һәм туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев