Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мөбарәкшин Җиһанша Мөбарәкша улына 80 яшь!

01 января 2022, 11:08

297

0

0

Ядегәр авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта  Кукмара шәһәрендә яшәүче Мөбарәкшин Җиһанша Мөбарәкша улының олы юбилее – 1 гыйнварда 80 яшь тула.

Кадерле әтиебез, бабабыз! Сине барыбыз да матур бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа кадерле әниебез Нурфига белән тигез, тыныч, озын гомер, без – үстергән балаларыгызның игелекләрен, куанычларын күреп, оныкларыгызга, оныкчыкларыгызга сөенеп, хәерле, бәрәкәтле, мул тормышта күңел тынычлыгы белән яшәвегезне телибез.
Шушы котлавыбыз аша, әтиебез, сиңа зур, ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез әниебез белән безне үзегез кебек тырыш, хезмәт сөючән итеп, яратып үстердегез. Кайчак таләпчән, кирәк вакытта кырыс та була белдең, ләкин һәрчак туры сүзле, гадел, киң күңелле, туган җанлы, безгә, кешеләргә карата олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып калдың. Без сине барыбыз да чын күңелдән яратабыз, әти. Алга таба да һәммәбез исән-имин булып, туганнарыбыз, якын кешеләребез белән аралашып, дус-тату, матур итеп яшәргә насыйп итсен.

Нинди генә теләк юлласак та,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Исән-сау бул, озак яшә әле,
Без һәммәбез шушы теләктә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улларың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk