Манзарастан Шакирова Фәүзия Фатыйх кызына 85 яшь тулды!
Манзарас авылында гомер итүче хөрмәтле әниебез Шакирова Фәүзия Фатыйх кызына 85 яшь тулды.
Кадерле әниебез, сине олуг юбилеең белән котлыйбыз. Безгә якты дөнья бүләк иткәнең, олы юлда аякка бастырып, акыллы киңәшләреңне биреп яшәгәнең өчен бик зур рәхмәт. Син бик күпләргә үрнәк булырлык итеп тормышыңны алып бардың, туган йортыбызның яме булып яшисең. Аллаһы Тәгалә сиңа хәерле, сәламәт гомер, яшәү өчен көч-куәт насыйп итсә иде.
Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Ихтирам белән Фирдәүсә, Фәйрүзә-Азат, Гөлгенә-Илнар, Алия-Рүзәл, Гөлия, Ралинә.
Нет комментариев