Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әлфия һәм Марс Мөхәрләмовларны котлыйбыз!

04 июля 2018, 08:26

1850

0

0

Ямьле җәйнең иң матур көннәрендә – табигать сафланып, яшеллеккә төренеп, басу-кырлар аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп, аланнарда сибелеп җир җиләкләре кызарган мәлдә –  барыбызны сөендереп, алтынчы бала булып дөньяга килгән сеңлебез Әлфия Газимҗан кызының күркәм юбилее.

Кадерлебез!

Юбилеең белән сине котлап,

Ихлас күңел, кайнар йөрәктән

Ургып торган изге теләкләрне

Без юллыйбыз барыбыз күмәктән.

Июль башы бик тә истәлекле:

Әле генә ап-ак күлмәктән

Атладыгыз кебек зур тормышка

Марс белән бергә, гел рәттән.

Күз алдыннан китми туй көнегез,

Ә еллар бит йөгерек узылган.

Кабат утыз елны сез үтегез,

Балалардан кадер-хөрмәт күреп,

Бриллиант туйга барып җитегез.

Якты йөзле, тәмле сүзле, әни җанлы, туганчыл, ярдәмчел, киң күңелле хөрмәтлеләребез Әлфия һәм Марс Мөхәрләмовлар! Сезне энҗе туегыз белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, үзегезгә насыйп гомер, шул гомердә тигезлектә-тынычлыкта пар канатлы булып яшәвегезне телибез. Бәхетле тормыш, гаилә иминлеге, балалар шатлыгына сөенеп, киләчәктә оныклар сөеп, туганнар белән аралашып, дуслар белән бергәлектә яшәвегезне телибез.

Сезнең кебек парлар сирәк була,

Ә сездәйләр гел дә кирәк була.

Күзгә-күз карашып, кулга-кул тотынып

Яшәгәндә генә туры юлдан

Алга-алга барып була.

Һәм шул юлда гына

Балаларга үрнәк гаилә

Бәхетле була!

Иң изге теләкләр белән абыең Ирек, апаларың Мансура, Фәридә гаиләләре, бу теләкләргә әниебез Мәфрүзә, абыең Фәрит тә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk