Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кукмарада яшәүче Якупов Фәнис Харис улының 55 яшьлек юбилее!

15 июня 2019, 15:10

498

0

0

Кукмарада яшәүче кадерле абыебыз Якупов Фәнис Харис улының 15 июньдә 55 яшьлек юбилее. 
Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Дөньядагы иң изге, матур  теләкләребезне җиткерәбез. Сиңа нык сәламәтлек, олы бәхет, куанычлы матур гомер телибез. Синең һәрчак якты йөзле, олы җанлы, юмарт һәм ярдәмчел, сабыр булуыңа сокланабыз. Сиңа булган рәхмәтләребез, соклануыбыз әйтеп бетергесез. Барлык яхшылыкларыңа зур рәхмәт!

Сезнең гаилә тормышыгыз да – безнең өчен үрнәк. Ходай сезгә төпле тормыш иптәше, акыллы балалар насыйп иткән. Киләчәктә тигезлек белән, балалар һәм оныкларның матур гамәлләренә сөенеп, дөнья йөзендә яшәүнең матурлыгын җуймыйча, һәр туган көнгә шатланып, озак еллар бәхетле әти, кадерле дәү әти булып яшәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән ЯКУПОВлар гаиләсе, барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk