Кукмарада яшәүче Мәрьямбикә һәм Фәрит Сәләхетдиновларның сентябрь аенда гомер бәйрәмнәре!
Кукмарада яшәүче кадерле кешеләребез Мәрьямбикә һәм Фәрит Сәләхетдиновларның сентябрь аенда гомер бәйрәмнәре: әниебезнең – 60, әтиебезнең 65 яшьлек күркәм юбилейлары.
Әти-әни! Сезне ихластан туган көннәрегез белән котлыйбыз. Алдагы көннәрегез тынычлыкта, муллыкта, тигезлектә һәм бәрәкәттә үтсен. Сау-сәламәт, бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, озын-озак гомер кичерегез.
Бәйрәмегез белән котлап,
Әти-әни, сезгә дәшәбез:
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Олы хөрмәт, чиксез рәхмәт сезгә,
Исән генә була күрегез.
Сезнең белән гамьле тормышыбыз,
Сезнең белән ямьле түребез.
Изге теләкләр белән Алсу-Фаил, оныгыгыз Кәрим.
Нет комментариев