Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кукмарада яшәүче Габдрахманов Равил Габделбәр улының гомер бәйрәме!

04 июля 2018, 08:25

1613

0

0

Кукмарада яшәүче Габдрахманов Равил Габделбәр улының 2 июльдә гомер бәйрәме – юбилее булып узды.

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Теләкләрнең кайсын теләсәк тә сиңа, аз булыр кебек. Иң мөһиме – аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар, эшеңдә зурдан-зур уңышлар. Киләчәктә дә көчле рухлы, изге күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле, сабыр холыклы булып кал. Дөньяның гүзәллеген күреп, һәр мизгелдән тәм табып, якыннарыңның күңел җылысын тоеп яшәргә Ходай насыйп итсә иде. Тормышыбызны ышанычлы, яшәвебезне мәгънәле итүең, гомер буе безнең турында кайгыртуың өчен синең алда баш иябез.

Күпме булса җирдә изге теләк,

Без телибез сиңа барын да.

Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын

Һәрбер көннең туар таңында.

Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нурия, кызларың Гүзәл, Гөлназ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk