Кукмарада яшәүче Даутов Мәгъсүм Мөхәммәтша улының 80 яшьлек күркәм юбилее!
Кукмарада яшәүче тормыш иптәшем Даутов Мәгъсүм Мөхәммәтша улының 15 сентябрьдә 80 яшьлек күркәм юбилее. Аны ихлас күңелдән бәйрәме белән котлыйм. Тигезлектә, саулыкта, бәхет-шатлыкларга төренеп, озын-озак гомер итәргә язсын.
Бер тамчыдан диңгез булмый, диләр,
Ә син менә кайнар тамчы булып тамдың да
Шаулап торган диңгез хасил иттең
Мәңгелеккә минем җанымда.
Бер карлыгач яз китерми, диләр,
Ә син менә язны төяп канат очына
Гөрләвекләр булып килеп кердең
Кар-буранлы салкын кышыма.
Сине яратып пар канатың Рабига.
Нет комментариев