Кукмарада яшәүче Даминова Рәсимә Хатыйп кызының 55 яшьлек юбилее!
Кукмарада яшәүче безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез – әниебез Даминова Рәсимә Хатыйп кызының бүген 55 яшьлек юбилее.
Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлын иминлектә, кайгы-хәсрәт күрми, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы белән бәхетле көннәрдә, һаман шулай безгә кирәк булып, киләчәктә дә без – балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, муллыкта матур итеп яшәвеңне телибез.
Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең, тәмле ашларың өчен рәхмәт сиңа!
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың һәм барлык туганнарың да кушыла.
Нет комментариев