Кукмарада гомер итүче Миңнур һәм Гомәр Гыйләҗевларны бергә тормыш корып яши башлауларына 55 ел тулу белән котлыйбыз!
Кукмарада гомер итүче Миңнур һәм Гомәр Гыйләҗевларны бергә тормыш корып яши башлауларына 55 ел тулу белән котлыйбыз.
Безнең өчен иң газиз, кадерле кешеләребез - әти һәм әни! Сез, иңгә-иң куеп, бер-берегезгә терәк булып, гомерегезнең зөбәрҗәт туена да килеп җиттегез. Сезнең алдагы көннәрегез дә тигезлектә, тынычлыкта, муллыкта үтсен, Аллаһы Тәгалә саулыктан аермасын, якыннарыгызның ихтирамын, хөрмәтен тоеп, иминлектә яшәргә язсын.
Бәйрәмегез белән котлап,
Әти, әни, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Иң изге теләкләр белән балалары, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары.
Нет комментариев