Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кукмара шәһәрендә яшәүче әниебез Миннегалиева Шәрифә Төхбәтулла кызының 28 июльдә күркәм юбилее

04 августа 2020, 08:59

274

0

0

Манзарас авылында туып, Кукмара шәһәрендә яшәүче әниебез Миннегалиева Шәрифә Төхбәтулла кызының 28 июльдә күркәм юбилее, аңа 90 яшь тула.

Әниебезне олы юбилее белән тәбриклибез. Аңа алда әле шатлыклы, куанычлы көннәрне күрергә насыйп булсын иде. Балалары, оныклары өчен көенмичә, бары сөенеп кенә яшәсен иде әле ул. “Җиңү безгә җиңел бирелмәде” дигән сүзләр нәкъ безнең әниебез турында. Шул чорга балачаклары туры килгәннәргә ятимлекне, ачлыкны, ялангачлыкны, колхоздагы, тимер юлдагы авыр эшләрне, урман кисүне татырга туры килгән. 9 яшендә ятим калып, абыйсына, энесе-сеңелләренә терәк булып, туганлык җепләрен югалтмыйча яшәргә тырышкан алар. Сугыш инвалиды булган авыру әтиебезне карау, бала хәсрәте, туганнарының үлемен күрү авыр бирелсә дә, бик сабыр булган, сынмаган. Алга таба да сабыр гына яшәсен иде әниебез.

Алда булсын иде әле яшәр көннәр,

Шатлыклы һәм сөенечле матур еллар,

Озын булсын әле синең барыр юлың,

Менә шуны тели сиңа балаларың.

Барлык туганнарың, балаларың, оныкларың исеменнән кызың Тәнзилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk