Күкшел авылында яшәүче Шәймәрданова Гөлнур Шәймәрдан кызына 90 яшь тула!
Күкшел авылында яшәүче кадерле әбиебез Шәймәрданова Гөлнур Шәймәрдан кызына 20 мартта 90 яшь тула.
Газиз әбиебез, сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Син – зур хөрмәткә лаек кеше. Әбиебез, Аллага шөкер, безне сөендереп, якын киңәшчебез булып, барыбызны бергә туплап, безнең арада яшисең, һәрберебезнең тормышы турында кайгыртасың. Киләчәктә дә Ходай безне бу бәхеттән аермасын, сау-сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән синең мул тормышта, рәхәттә яшәвеңне телибез. Калган гомереңне дә туганнарыңның ихтирамын, балаларыңның, оныкларыңның игелеген, хөрмәтен күреп яшәргә язсын.
Киленең Рәмзия, Рафил-Алия, Ленар-Рәмзия, Илнур, оныкчыгың Миләүшә.
Нет комментариев