Хәйруллина Фаилә Шәех кызының 65 яшьлек юбилее!
Әсән-Елга авылында яшәүче әниебез Хәйруллина Фаилә Шәех кызының 1 гыйнварда 65 яшьлек юбилее.
Аны шушы күркәм бәйрәме белән ихластан котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Алдагы гомер елларында һәр туар көнгә сөенеп, безнең кадер-хөрмәтебезне күреп, әтиебез белән иңне-иңгә куеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта бергә-бергә күңелле итеп яшәргә насыйп булсын.
Кирәк түгел алтын-көмеше дә,
Читтә торсын барлык байлыклар.
Ишек ачып, өйгә кайтып кергәч,
Каршы алу өчен әни бар!
Әни булган йортның бәхете зур,
Әни – анда олы бер терәк.
Бу дөньяда авырлыклар күрми
Яшәр өчен безгә син кирәк!
Сине яратып тормыш иптәшең Равил, балаларың, оныкларың, туганнарың.
Нет комментариев