Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әхмәдуллина Газзәбану Гыйльмулла кызының 70 яшьлек юбилее!

07 декабря 2021, 08:57

438

0

0

Әхмәдуллина Газзәбану Гыйльмулла кызының 70 яшьлек юбилее!

Ядегәр авылында гомер итүче Әхмәдуллина Газзәбану Гыйльмулла кызының 7 декабрьдә 70 яшьлек юбилее.

Кадерлебез, сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән улларың, киленнәрең, кызың, киявең, оныкларың, барлык туганнар исеменнән улың Васыйл.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk