Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Касыймов Васыйл Габдрахман улының күркәм юбилее!

18 сентября 2021, 09:45

412

0

0

18 сентябрьдә безнең  кадерле киявебез, җизнәбез Касыймов Васыйл Габдрахман улының күркәм  юбилее. Кадерлебез безнең, сине бәйрәмең белән котлап күңелебездә булган иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Бөтен гомереңне балалар тәрбияләүгә биргән күркәм зат буларак, эчкерсезлегең, гадилегең  белән син  хөрмәт яуладың. Гаиләбезгә килеп кергән көннән алып без синең олы ихтирамыңны, игътибарыңны, кайгыртуыңны  тоеп яшибез. Барысы өчен бик зур рәхмәт сиңа.

Киләчәктә дә һәр туар таңың  шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, кызыбыз белән тигезлектә, балалар һәм  онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән әбиең белән бабаң.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk