Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Җиһаншина Рәйханә Рафаил кызының туган көне!

11 ноября 2022, 09:59

227

0

0

Зур Кукмара авылында яшәүче безнең кадерлебез Җиһаншина Рәйханә Рафаил кызы, табигатьнең шушы чорын ямьләндереп, моннан 65 ел элек, 15 ноябрь көнендә үзенең дөньяга килүе турында хәбәр сала. 

Чыннан да, әниебез - тормышыбызның яме, бизәге ул. Аллаһы Тәгалә аңа тышкы чибәрлекне  генә түгел, күңел  матурлыгын да бик мулдан бүләк иткән. Кызганыч, ул әни җылылыгын, әни назын җиде яшенә кадәр генә татып, күреп кала. Өч баласын, яңа туган сабыен калдырып, әниләре бик яшьли вафат була. Әниебезнең балачагы, яшьлеге җиңел булмаган, әмма ул тормыш баскычыннан авырлыкларга сынмыйча күтәрелеп,  бүгенгәчә бу эне-сеңелләрен, туганнарын берләштереп, аларга булышып, бергәләп кунакка җыеп яши. 

Әниебез озак еллар шәхси эшмәкәр булып эшләде. Бар нәрсәгә дә өлгер ул: тормыш-көнкүрешен, бакча эшен дә гөрләтеп алып бара, дәваханәдә озак еллар кардиолог булып эшләгән әтиебез Ринатның һәрдаим уң кулы, сердәше дә ул, һәркемгә ярдәмгә килүче, оныкларын өзелеп яратучы, бөтен теләкләрен үтәп, иркәләп үстерүче дәү әни дә ул.  

Әниебез, барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа!
 
Әни бәгърем - күз нурым син,
Бу җиргә ямь өстәүче,
Гаиләбездә һәрберебезне
Бик тә өзелеп сөюче.
Котлап, юбилей көнеңдә
Изге теләк күңелдә.
Бар галәм чәчкәләре дә
Бүген бары үзеңә.
Тормышың  -  тирән диңгездер,
Күпме хатирә җыйган.
Ләкин барыбер, әни, син
Сабырлыгың җуймаган.
Иртә әнисез каласыз -
Эх, шул язмыш сынавы.
Зур бүләк - синең яныңда
Бар газиз туганнарың.
Бүгенгесе көннәрдә дә,
Шөкер, бердәм барыгыз.
Туган булып, бу тормышны
Бергә атлап барыгыз.
Тагын бер язмыш бүләге -
Әти очрый юлыңда.
Сокландыргыч, матур пар сез,
Үрнәк безгә дөньяда.
Насыйп оныклар сөяргә,
Алар дип җан атасың.
Тәмле ашларың әзерләп,
Иртәләрен уятасың.
Нурлы йөзле, кунакчыл син,
Мәрхәмәтле күңелең.
Һәр мактауга бик лаеклы -
Алтынга тиң син безнең.
Рәхмәтләремнең чиге юк,
Әни җаным, үзеңә.
Ныклы тәрбия бирдең син,
Гомер бирдең үземә.
Һәрбер изге гамәлең дә
Меңләтә кайтсын сиңа.
Мин беләм: синдәй әниләр
Башка юк ул дөньяда.
Иң яхшы әни, әби син, 
Тормыш иптәше җирдә.
Зур урын алып торасың
Һәрберебезнең күңелендә.
Борчылма гомер үтә дип,
Еллар бит ул сан гына.
Якты уй белән атла син
Һәрбер алсу таңыңа.
Күңелең тыныч булсын гел,
Җирдәге кояшыбыз!
Озын гомерләр телибез,
Син - күңел ачкычыбыз!
 Иң мөһиме - сәламәт бул,
Ярты байлык ул җирдә.
Гаиләбезнең җылысын да
Тоеп яшә гомергә.
Без сине бик яратабыз!
Котлы булсын бәйрәмең!
Рәхмәт барысы өчен дә, 
Газиз кешебез безнең!

 
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ринат, киявең Ренат, оныкларың Артур, Илвина, кода-кодагыең исеменнән сине яратып кызың Руфинә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев