Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җиһаншина Рәйханә Рафаил кызының күркәм юбилее!

11 ноября 2022, 10:00

242

0

0

Зур Кукмара авылында яшәүче якын туганыбыз Җиһаншина Рәйханә Рафаил кызының 15 ноябрьдә күркәм юбилее.

Рәйханә! Сине ихластан гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Киләчәкнең якты көннәрендә сиңа бары тик шатлыкларга төренгән тыныч бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар, оныклар сөенече, энебез Ринат белән бәхетле тигез гомер итүегезне телибез. Кылган игелекле гамәлләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын, йөзеңдәге шатлык нурлары беркайчан сүнмәсен. 

Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.

Изге теләкләр белән апагыз Люция һәм аның гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев