Ибраһимова Марзыя Билал кызының 90 яшьлек юбилее!
Татар Толлысы авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Ибраһимова Марзыя Билал кызының 17 гыйнварда олы бәйрәме – 90 яшьлек юбилее.
Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, кайгы-хәсрәт күрмичә яшәвеңне телибез.
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, киленнәрең, киявең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев