Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гыйльметдинова Эльмира Нурыйәхмәт кызының 55 яшьлек юбилее!

12 мая 2023, 15:19

310

0

0

Байлангар авылында туып-үскән, Кукмара шәһәрендә гомер итүче Гыйльметдинова Эльмира Нурыйәхмәт кызының 15 майда 55 яшьлек юбилее.

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Сине чын күңелебездән матур гомер бәйрәмең белән котлап, сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер телибез. Әрнү-сагыш белмә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел бул.

Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп, бергә-бергә күңелле итеп, кадерле әтиебез белән тигезлектә яшәргә Ходай насыйп итсен.
 

Синең бүген зур бәйрәмең, әни,
Бу бәйрәмең синең шундый якты!
Синдә булган йөз яктысы, әни,
Йөрәкләрдә безнең учак якты.
Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен,
Аяз көннәр булсын җаныңда.
“Бисмилла” дип, син шатланып уян
Гомереңнең һәрбер таңында.

Тормыш иптәшең, кызың-киявең, улың-киленең, оныкларың, туганнарың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk