Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гобәйдуллин Фаил Харис улының 80 яшьлек юбилее!

07 января 2021, 08:02

492

0

0

Зур Сәрдек авылында яшәүче, үз гомерен спортка, авыл хуҗалыгына багышлаган, безнең өчен бик кадерле кешебез Гобәйдуллин Фаил Харис улының 7 гыйнварда 80 яшьлек юбилее.

Фаил абый – танылган шәхес. Ул – гер күтәрү буенча 5 тапкыр Рәсәй чемпионы, 13 мәртәбә Татарстан чемпионы. Фаил абый – киң күңелле, нык холыклы, һәрвакытта җиңүгә омтылучан, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерүче, дөньяга үз карашы белән яшәүче кеше. 80 яше тулуга карамастан, әле дә сәламәт яшәү рәвешен алып бара, гел хәрәкәттә. 

Без сине чын күңелебездән олуг юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа гомернең озынын, сәламәтлекнең ныгын телибез. Без сине һәрвакытта да ярдәмчел, ачык йөзле булуың өчен яратабыз, хөрмәт итәбез, горурланабыз.

Туган көнең, юбилеең белән
Чын күңелдән котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән сеңлең Ферая.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X