Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Газизуллина Гөлфия Шакир кызының 75 яшьлек юбилее!

13 июня 2022, 13:29

774

0

0

Газизуллина Гөлфия Шакир кызының 75 яшьлек юбилее!

Авылыбызның мөхтәрәм кешесе, ветераннар советы рәисе, абыстае Газизуллина Гөлфия Шакир кызының 13 июнь көнне күркәм бәйрәме – 75 яшьлек юбилее. Шул уңайдан йөрәгемнән чыккан

ихлас рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Минем сүзләремә авылыбызның олысы-кечесе дә кушыладыр дип уйлыйм. 
Гөлфия апаның авылыбыз өчен түккән хезмәте бәяләп бетергесез. Ул 36 ел колхозыбызда хезмәт куйды. Унтугыз ел сыер сауды, унике ел склад мөдире, биш ел ферма мөдире булып эшләде. Тормыш иптәше Минсур абый белән ике кыз һәм өч ул тәрбияләделәр. Балаларын да кешелекле, хезмәт сөючән итеп үстерде алар. Ләкин тормыш шома гына бармый. Гөлфия Шакир кызына да төрле сынаулар аша үтәргә туры килә. Үзенең тәвәккәллеге, тырышлыгы, сабырлыгы, максатчан булуы аркасында төшенкелеккә бирелми, югалып калмый ул. Тормышта юл ярып баруын дәвам итә.

Озак еллар авылыбызның, җирлегебезнең ветераннар советы рәисе булып эшләп, өлкәннәргә һәрдаим игътибарлы булды. Гөлфия апа - авылыбызның йөзен саклап калу, анда яшәүчеләрнең тормышын тагын да файдалырак һәм кызыклырак итү өчен башлап йөрүчеләрнең берсе. Ул бер генә чарадан да читтә калмый. Замана белән бергә атларга тырыша, һәрнәрсәдән хәбәрдар, җирлегебезнең киләчәге өчен борчыла, аның уңай эшләренә сөенә, җитешсезлекләренә ихластан көенә. Авыл җыеннарында мөһим мәсьәләләрне дә күтәрә, төпле киңәшләрен бирә белә. Үзенең туры сүзле булуы, киләчәккә карап фикер йөртә, халык белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә ихтирамга лаек.

Авылыбызның чигү остасы, үзенең һөнәрен, хезмәтен киләчәк буыннарга ядкәр итеп калдырырдай кеше ул Гөлфия апа. Еллар дәверендә чиккән әйберләр саны артканнан-арта. Күз явын алырдай итеп чиккән чәчәкләре пәрдәләр булып тәрәзәләргә эленгән, мендәр тышларында урын алган. Чиккән яулык, кулъяулык, сөлгеләргә карап, сокланып туймыйсың. Аларның бизәкләре беркемне дә битараф калдырмый. 

Ул мәдәният йортында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасында чигү буенча төрле мастер-класслар да үткәрә, яшь буынга үзенең белгәннәрен өйрәтергә тырыша. 

Ак яулыклы абыстаебыз Гөлфия ападан башка бер генә Коръән ашлары да үтмидер, мөгаен. Аның моңлы, матур тавыш белән укыган догалары күңелнең иң түренә үтеп керә, тынычландыра. Һәр гаиләдә булган шатлыкларны, кайгы-борчуларны да үзенеке кебек йөрәгенә якын алып, ихлас күңелдән ярдәм итүче Гөлфия апага рәхмәтебез чиксез. Аны шушындый күркәм бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Ару-талуны белмәгез, йөрәгегез ашкынулы, өметле булсын. Гомер буе куйган хезмәтегезнең әҗерен күрегез, якыннарыгызның бәхетенә куанып, сау-сәламәт булып, иминлектә һәм тынычлыкта яшәгез.

Гөлчәчәк ДӘМИНОВА, Байлангар

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk