Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гаязов Мәгъфүр Минтимер улы һәм Гаязова Гөлфия Рәфкать кызының туган көннәре!

19 марта 2021, 13:41

335

0

0

Гаязов Мәгъфүр Минтимер улы һәм Гаязова Гөлфия Рәфкать кызының  туган көннәре!

Балыклы авылында гомер итүче безнең  кадерле кешеләребез – әтиебез Гаязов Мәгъфүр Минтимер улы һәм әниебез Гаязова Гөлфия Рәфкать кызының 17 мартта туган көннәре булды. Әтиебезнең күркәм 50 яшьлек юбилее.

Әти-әни, без сезне гомер бәйрәмнәрегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрегез шатлык белән үтсен, гомер юлларыгыз озын булсын,  кайгы-хәсрәт күрми, нык тазалыкта, бәхеттә, муллыкта яшәргә язсын. Сабыр холыклы, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, туганчылыклы сез, әти-әни. Рәхмәт сезгә барысы өчен!

Бәйрәмегез белән котлап,
Әти-әни, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез - безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.

Алмаз-Фирүзә, Фирдүс-Алия, Илгизә һәм оныкларыгыз Раяз, Адель.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk