Галләмова Фәния Хәбибрахман кызының күркәм юбилее!
Олыяз авылында яшәүче кадерле әниебез Галләмова Фәния Хәбибрахман кызының 7 декабрьдә күркәм юбилее – 60 яшь тулган көне. Кадерле әниебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме: алдагы гомер елларыңда тормыш юлларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, тыныч тормышта яшәргә язсын сиңа Ходай.
Иң изге теләкләр белән улларың, кызларың, кияүләрең, оныкларың исеменнән Яр Чаллыда яшәүче кызың Гөлфия һәм аның гаиләсе.
Нет комментариев